7-8 нче сентябрь көннәрендә районда “Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” узды.

2016 елның 9 сентябре, җомга

       7-8 нче сентябрь көннәрендә районда “Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” узды. Әлеге чараның төп максаты: якташларыбыз шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Харрас Әюповның 70 еллык, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты  Наил Әюповның 80 еллык юбилейларын искә алу иде. Бәйрәмдә Мөслим төбәгеннән чыккан фән эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, журналистлар һәм артистлардан торган делегация катнашты. Алар якташларыбызның туган авылы Түрештә булдылар, зиратта алар рухына баш иделәр, авыл халкы һәм Мөслим районы халкы белән очрашулар үткәрделәр.

          Шулай ук язучылар Мөслим гимназиясе, Мөслим лицее, Г.Тукай исемендәге Мөслим, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучы балалар белән очраштылар, “Түгәрәк өстәл” артында кызыклы әңгәмәләр уздырдылар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International