Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе
Сәнгать мәктәбендә даими эшләп килүче «Буыннар очрашуы» циклын дәвам итеп, 7 сентябрь көнне сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучылары тагын бер күңелле чара оештырдылар. Г.Камал театры оркестры артисты, «Алканнар» рок-группасы солисты, скрипкада уйнаучы якташыбыз Динә Закирова белән очрашуга районыбыз ветераннары да бик теләп килделәр. Кичәне халык уен кораллары бүлеге укытучысы Азия Загидуллина алып барды. Ул тамашачыларны Динәнен ижаты белән таныштырды, ә Динә үз чиратында укучыларның күп санлы сорауларына бик кызыклы җаваплар бирде, татар халык җырларын, татар композиторлары әсәрләрен башкарды. Сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучысы Гузәл Галиеваның моңлы җырлары бәйрәмгә ямь өстәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International