7 сентябрь Мөслимдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре кысаларында “Яшьләр – авылның киләчәге. Киләчәкне мәдәниятле, әхлаклы итү. Һәм аның чишелеш юллары” темасына "түгәрәк өстәл" узды. Анда Мөслим муниципаль районы Башлыгы Рамил Муллин, Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев, язучылар Берлеге әгъзалары һәм районның төрле тармакларында эшләүче яшьләр катнашты. Бу теманы алуыбыз юкка түгел. Районыбыз территориясе белән урбанизация үзәкләреннән читтәрәк урнашса да, 70нче еллар башында башланган халыкның миграциясе әле дә тукталмаган, дәвам итә. Шәһәр объектив, субъектив сәбәпләр белән авыл яшьләрен үзенә йота бара. Туган яктан аерылып белем алган егет – кызларның кабат шушы җирлеккә кайтару шулай ук бүгенге шартлар тудырган проблема. Авылның киләчәге күп кенә сәнгать әһелләрен дә борчый. Фикер алышына торган мәсьәләдә үз фикерләрен ТР язучылар Берлеге рәисе Данил Салихов белдерде: "Авылга мәхәббәт, ватанпәрвәрлек, мәдәният һәм әхлак тәрбияләүне үзеңнән башларга кирәк. Сез – балаларыгыз өчен үрнәк. Әгәр сез бүген авылны сайлагансыз, әгәр сез бүген үз ватаныбызның чәчәк атуы өчен тырышасыз икән, балаларыгыз да сезнең эздән барачак". Мөслим яшьләрен татар телендә күбрәк мәдәни тапшырулар һәм күпсерияле мультфильмнар булмавы борчый. Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев районның инфраструктурасы һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләү буенча алып барылган эшкә югары бәя бирде һәм алга таба да җирлекне таныту өстендә эшләргә өндәде. Әлеге зур чара, һичшиксез, Мөслим мәдәният һәм әхлак үзәге имиджын ныгыту буенча үз өлешен кертә. Дип ышанабыз Әлеге “түгәрәк өстәл” хакимият вәкилләре, мәдәният әһелләре, һәм яшьләргә тыгыз хезмәттәшлеккә этәргеч биреп, һичшиксез, уңай нәтиҗә күрсәтәчәк.