Бу көннәрдә Мөслим муниципаль районында Татар әдәбияты һәм сәнгать көннәре бара. Шул уңайдан 7нче сентябрь көнне Мөслим Татарстанның әдәбият һәм сәнгать әһелләрен кабул итте. Көн дәвамында бер төркем кунаклар районның истәлекле урыннары, яңа төзелгән объектлары белән танышып йөргәннән соң, Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан “Татар әдәбиятендә һәм сәнгатендә мөслимлеләр” музеен ачу тантанасында катнаштылар. Очрашу кичке якта тамаша залында якташларыбыз: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Харрас Әюпка 70 яшь, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюповка 80 яшь тулу уңаеннан аларны искә алу кичәсе белән дәвам итте. Әлеге истәлекле чарада Х.Әюповка багышланган китапны тәкъдир итү ТР әдәбият һәм сәнгать әһелләре, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, театр белгечләре чыгышлары, район мәдәнияте хезмәткәрләренең концерт номерлары белән үрелеп барды.