Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча җирлегебездә август аенда 19 бала туган. Шуларның 10ы – малай, 9ы – кыз бала. Ел башыннан бу сан 136ны тәшкил итә: 69 малай һәм 67 кыз бала. Июль аенда 27 кеше, ел башыннан 208 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу айда 27 пар язылышкан, 4 гаилә таркалган.