7 сентябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында “Әдәбият һәм сәнгать дөньясында мөслимлеләр” исемле тарихи музей ачылды. Әлеге музей районда гына түгел, бәлки республикада бердәнбер шәхесләр музее буларак кыйммәтле. Музей залында Мөслим районыннан чыккан татар әдәбиятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, анда үз урыннарын алган әдипләр, язучылар, сәнгать әһелләре, мәдәният өлкәсендә үзләреннән якты эз калдырган якташларыбыз, райондашларыбыз урын алды. Музейны ачу тантанасында Татарстан республикасы язучылары, шагыйрьләре, сәнгать эшлеклеләре дә катнашты.