Мөслимдә "Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре”

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

"Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” кысаларында районыбызга бертөркем язучылар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре килә. 7 сентябрьдә 16:30 сәгатьтә район мәдәният йортында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе һәм берлек әгъзалары, район җәмәгатьчелеге катнашында “Түгәрәк өстәл” узачак. Аның темасы – “Киләчәкне мәдәниятле, әхлаклы итү проблемалары, чишелеш юллары”. Шулай ук 18:00 сәгатьтә якташларыбыз – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Харрас Әюповны һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюповны искә алу кичәсе, Харрас Әюповка багышланган китап презентациясе дә үтәчәк. 8 сентябрьдә исә Кунаклар, төркемнәргә бүленеп, Габдулла Тукай исемендәге мәктәптә, гимназиядә, лицейда һәм Күбәк мәктәбендә укучылар, авыл халкы белән очрашачак, Түреш авылында Харрас Әюповның каберенә чәчәкләр салачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International