27 август көнне Мари Бүләр авылы клубында китапханә белән берлектә "Бер күрешү- бер гомер" исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Төрле авыллардан, шәһәрләрдән бик күп кунаклар кайтты. Кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.