"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

5 нче августа әһәмиятле чара - "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе узды,  анда 41 беренче сыйныф укучысы  катнашты.
Әлеге акция иганәчеләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Күп кенә битараф булмаган иганәчеләр балаларга матди ярдәм күрсәтте, балалар уку әсбаплары белән портфельләр  алдылар. Ата-аналар һәм балалар үз иганәчеләренә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
12 августа "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенең 2 нче этабын уздыру планлаштырыла. Әлеге этап  2-11 сыйныф укучылары  өчен уздырыла, анда 95 бала катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International