«Пушкин» паркының күркәмлеген, уңайлыгын һәм матурлыгын халык бәяләп өлгерде инде. Хафизов урамында төзелеп килүче яңа парк та бик затлы булырга охшаган. Ул 35000 квадрат метр урын били. Районның иң зур “Курай” паркы музыкага багышланачак.
Паркта матур эскәмияләр, урналар, яктырткычлар, җәяүлеләр өчен сукмаклар урнаштырылачак, 1407 агач һәм куак утыртылачак.
Паркын ачу тантанасы августта узачак дип планлаштырыла.