Мөслимдә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе старт алды

2016 елның 5 августы, җомга

    Бүген Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәгендә зур чара – Республикакүләм үткәрелә торган “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит акциясе узды. Әлеге акция Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә һәм иганәчелек хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, тәүге сыйныфка укырга керергә әзерләнүче баларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Мәктәпкә барырга әзерләнүчеләрне район Советы аппараты җитәкчесе Әхмәтҗанов А.М. тәбрикләде. Чара матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Акциянең беренче этабында 41 мәктәпкә тәүге тапкыр укырга баручы бала, аларның әти – әниләре һәм иганәчеләр катнашты. Икенче этап (2-11 класслар) 12 август көнне узар дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International