Мөслим авылында, асфальт-бетон өслекле урам-юл челтәрен ремонтлау программасы кысаларында, Набережная һәм Октябрь урамнарына асфальт җәелде.
Бүгенге көндә ҖЧҖ «Мост» оешмасы Коопертив урамы тыкрыкларында булачак асфальт-бетон катламы астына нигез җәюне төгәлләп килә. Шушы көннәрдә ҖЧҖ «АвтоСтрой» асфальт җәю эшенә керешәчәк.