2 август көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә десантчылар көненә багышланган зур бәйрәм үтте. Бу елны Мөслимлеләр Сарман, Әлмәт, Түбәнкама, Яр Чаллы калаларыннан да “зәңгәр берет” ияләрен җыйды. “Канатлы пехотачыларны” матур бәйрәмнәре белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Җ.Солтанов, Россиянең атказанган очучысы, полковник Шафиков Р.В. тәбрикләде. Чара мәдәният йорты үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.