27 июль көнне “Мизгел” яшьләр үзәге һәм “Яшь гвардиячеләр” Мөслим урамнарына “Яшел Мөслим” акциясе белән чыкты. Җирлектә яңа утыртылган агачларны тәрбияләү, су сибәргә өндәгән буклетлар тарату – чараның төп максаты булды. Җирлектә яшәүчеләрнең күбесе безнең акциягә уңай карый, әле алай гына да түгел, бик теләп әлеге яшеллеккә су сибә. Үзебезнең киләчәкне бүгеннән үк кайгыртып, яшәгән төбәгебезнең матурлыгы, чтсталыгы әлбәттә безнең кулларда. Чарада 100дән артык кеше катнашты.