Мөслим халкы музейны экспонатлар белән һәрдаим баетып торалар. 24 июль көнне Рахимуллина Нурия үзенең әнисе – Закирова Миңнурның күлмәген һәм алъяпкычын музейга бүләк итте. Миңнур апа аларны 1970 елларда басуда иген үстерү хезмәтенә киеп йөргән.