Михайловка авылында күпфункцияле үзәк төзү эшләре тәмамланып килә: тәрәзәләр куелды, ишекләр монтажлау тәмамланып килә.
50 урынга исәпләнгән бу объектны төзү очен, «Авыл клублары» программасы буенча, республика бюджетыннан - 5,3 млн. сум бүлеп бирелде.
Күп функцияле үзәк төзелешенең подрядчы оешмасы ҖЧҖ "Баракат+".
Татарстанда «Авыл клублары» программасы 2012 елдан бирле тормышка ашырыла. Мөслим районында әлеге программа буенча 4 объект төзелеп файдалануга тапшырылды.