17 июль көнне Мөслим авылында Яшьләр көненә багышланган зур бәйрәм гөрләде. Бәйрәм яшьләр тарафыннан велойөрештән башланды. Мөслимлеләр өчен традицияга әверелгән әлеге чара бу юлы үзенчәлекле булды, бәйрәмнең махсус кунагы – татар эстрадасының танылган җырчысы, автор – башкаручы Фирдүс Тямаев актив яшьләр белән Мөслим урамнарын урады. Велойөрешкә килүчеләрне тагын бер сюрприз “Мөслим” логотибы белән бейсболкалар сөендердерде. Кичә Нурлыгаян паркында зур концерт программасы белән давам итте. Мөслим муниципаль район башлыгы – Р.Х. Муллин бәйрәм тәбрикләүләре җиткерде һәм үз эшләрендә нәтиҗәләргә ирешкән ФОРПОСТ җәмгыяте директоры И.И. Сабировка һәм “Мизгел” яшьләр үзәге директоры Э.И.Гараевага Татарстан Республикасы яшьләр белән эшләү һәм спорт министрының, “Очкын” активистлар хәрәкәте лидеры Р.Р. Латыйповага Мөслим муниципаль район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук тантанада бертөркем яшьүссмергә илебезнең тулы хокуклы гражданины статусы һәм Россия Федерациясе паспорты тапшырылды. Бәйрәм махсус кунак концерты белән дәвам итте. Бу елгы бәйрәм рекорд сандагы кунаклар белән (4000 гә якын кеше) аерылды. Мөслимлеләр һәрвакыт бердәмлекләре белән дан тота, алган курсны алга таба да дәвам итербез дигән ышанычта калыйк.