Муса Җәлилнең 110 яшенә багышланган күргәзмә

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

“Мөслим туган як” музееның күргәзмәләр залында 10 июньнән башлап, Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел, М. Җәлилнең 110 еллыгына багышланган “Погибая, не умрет герой..»  дип  исемләнгән  күчмә күргәзмә эшли. Күргәзмә герой – шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын киң ача. Шулай ук “Моабит дәфтәрләренең” муляжын күрергә мөмкин.  Күргәзмә 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Барлык райондашларны күргәзмәне үз күзләре белән күрергә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International