18 июнь көнне Мөслим җирлегендә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы каршында эшләүче, “Секреты татарской кухни” телепроектының авторлары һәм төшерүчеләре эшләде. Алар “Мөслим туган як музеенда” булып, фәнни хезмәткәр Равил Илдаровичның җирлек тарихы буенча чыгышын төшерделәр. Әле шунысы кызыклы – яңа тапшыру әзерләү кысаларында музей директоры Яббарова С.Я. татар халкының милли ризыгы – кыстыбыйны әзерләү серләре белән уртаклашты һәм кунакларны районыбызның тарихи, мәдәни үсеше белән якыннан таныштырды.