Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе "Куянкай" балалар бакчасында нәниләрне яңа килгән газета-журналлар белән таныштырды. "Салават күпере" журналындагы кызыклы биремнәрне үтәделәр, "Сабантуй" газетасынна Мөҗәһит Әхмәтҗановның табышмакларына җавап эзләделәр, "Көмеш кыңгырау" газетасыннан әкият укыдылар.