Опека һәм попечительлек бүлегенең эшчәнлеге турында мәгълүмат

2016 елның 14 июне, сишәмбе

10 июнь көнне Яр Чаллы шәһәрендә тәрбиягә бала алган әти-әниләрнең IV форумы узды. Балаларның һәм яшьләрнең беренче номерлы иҗат йортында үткән әлеге форумда опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләрен һәм 15 әти-әнине  берләштергән Мөслим районы делегациясе дә катнашты . Форумда катнашучыларга иҗат йортында шөгыльләнүче балалар тарафыннан әзерләнгән кечкенә концерт программасы тәкъдим ителде. Соңгы айда гына тәрбиягә бала алган гаиләләр тәбрикләнде. Форумда опека  бүлеге җитәкчесе Р.М.Смирнова чыгыш ясады. Әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Балаларның һәм әниләрнең кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмә дә кунакларны битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International