Мәлләтамак авыл китапханәсендә Халыкара дуслык көне уңаеннан "Дуслашыйк!" исемле кичә үтте. Кичә табигать кочагында үткәрелде. Балалар дуслык көне тарихы белән таныштылар, соңыннан төрле милли уеннар, конкурслар, иҗади һәм спорт уеннары оештырылды.