Быел күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасын чынга ашыру кысаларында 5 йортны ремонтлау планлаштырыла, йортларның гомуми мәйданы 6506 кв. м. Программаны финанслау күләме 6,5 млн. сум тәшкил итә.
Бүгенге көндә, МУП «УКС» подрядчы оешмасы Тукай урамында урнашкан 19, Кооператив урамында урнашкан 164, 235 йортларнын фасадларын ремонтлау тәмамланып килә.
Шулай ук бу айда Гагарин урамында урнашкан 1 һәм Пушкин урамында урнашкан 82 йортларында да ремонт эшлэре башлана.