18 кешедән торган районыбыз командасы фестивальнең барлык ярышларда һәм номинацияләрдә катнаштылар. Мөслим районы күргәзмәсе ярминкәдә катнашучылар тарафыннан зур кызыксыну уятты һәм Мәгариф һәм фән министырлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук Мөслимнең автомодельләштерү берләшмәсе әгъзаләре 5нче урынны алды, ә Әмиров Инсаф “Эко-перспектива” уенында катнашып Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы һәм кыйммәтле сертификат белән бүләкләнде. Нәтиҗәләр ясаганда, Мөслим районы күргәзмәне оештыруда их яхшы районнарның берсе дип билгеләнде.