1 июнь- балаларны яклау көне уңаеннан Ташлыяр авыл мәдәният йортында зур бәйрәм кичәсе оештырылды.Кичәдә татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган "Ал -кирәк,гөл кирәк","Утыр әле, Мәликә","Йөзек салыш","Миңлебай","Капкалы" һәм башка шундый уеннар уйнатылды. Бәйрәм ахырында балалар тәмле күчтәнәчләр алып, бик шат булып ,рәхмәт әйтеп таралыштылар.