“Олимпиячылар балалар бакчасында”

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

  Халыкара балаларны яклау  көне уңаеннан    спорт мәктәбе  беренче июньдә   “Без- Мөслимлеләр!” проекты кысаларында үтә торган “Олимпиячылар   балалар   бакчасында” бәйгесенең  суперфинал ярышларын үткәрде.  Бәйгедә  “Кояшкай”, “Карлыгач”, “Миләшкәй”, “Ләйсән” һәм  “Күбәләк” балалар бакчалары катнашты.

         Барлык командалар да  әзерлекле  килгәннәр иде, спорт киемнәре, девиз һәм команда исемнәрендә   балаларның  җиңүгә омтылышы чагылып торды.  Жюри әгъзаләрененә  җиңүчеләрне билгеләү бик авыр булды. Нәтиҗәдә, 1 нче урынны  “Карлыгач”  балалар бакчасы, 1 очко аермасы белән икенче урында “Кояшкай” балалар бакчасы  , 3 нче урында “ Ләйсән” балалар бакчасы, ә 4 нче урынны “Миләшкәй” һәм “Күбәләк” бакчалары бүлеште. Барлык катнашкан балаларга  истәлекле бүләкләр бирелде.  Командаларга спорт мәктәбе исеменнән грамота,  кыйммәтле бүләк һәм  Мөслим икмәге  җитәкчесе Нәҗибә   Батыршинаның истәлекле бүләкләре тапшырылды. Ярышларнын баш судьясы  Гиздуллина Г.Ф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International