13нче май көнне Актаныш “Сәләтле балалар гимназиясе”ндә республикакүләм “Гамил Авзал укулары” үтте. Бу укуларга татар теле, инглиз теле, биология, математика укытучылары катнашты. Укытучылар 8 секциягә бүленеп эшләделәр. Үз секцияләрендә Әмәкәй мәктәбеннән Шамсова Р., гимназиядән Мирзамуратова Г., Кадыйрова Р., Вәрәшбаштан Яхина Л. – дипломант булдылар. Баланныдан – Якупова Г., гимназиядән –Шәнгәрәева З., Миннегалиева Л. һәм Бариева Л. икенче урынга лаек булдылар.