Музей дәресләре

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 9 класста укучы 35 укучысы, тарих укытучылары, Йолдыз Рәисовна белән берлектә, 5 май көнне “Мөслим туган як музеенда” экскурсиядә булдылар. Тарих атналыгы кысаларында, алар өчен “Мөслим төбәгенең халкы һәм борынгы үткәне” темасына музей дәресе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International