Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап 4 май көнне Мөслимдә дә Георгий лентасы акциясе старт алды. Мөслим урамнарында “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре һәм “Очкын” активистлар хәрәкате кешеләргә тасмалар өләштеләр. Кара һәм сары төстәге тасма сугышчының Җиңүгә керткән чиксез батырлыгы хакында сөйли. Көннең хэштеглары - #ИсторияПродолжается, #ВолонтерыПобеды, #70плюс1, #ГеоргиевскаяЛенточка, #Безмөслимлеләр.