Опека һәм попечительлек бүлегенең эшчәнлеге турында мәгълүмат

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Җирлегебездә ел башыннан 5 гаилә асрамага, 2 гаилә уллыкка-кызлыкка бала алырга теләк белдерүче буларак теркәлде.Апрель аенда караучысыз һәм яклаучысыз калган 5 бала гаиләсен тапты. Алар бүгенге көндә Тойгелде һәм Тат. Бүләр авылларында 3 гаиләдә тәрбияләнәләр.

         Шулай ук асрамага бала алырга теләк белдерүче 3 гаилә Бәлигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия каршында җавап тотты. Комиссия аларның ниятләрен хуплады. Бүгенге көндә опека бүлеге тарафыннан аларга карата Заключениеләр әзерләнә. Соңыннан әлеге гаиләләр Региональ операторның мәгълүмат  базасында теркәү үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International