Баек мәдәният йорты директоры авыл китапханәчесе белән берлектә , саф һавада "Карга боткасы" бәйрәмен оештырдылар. Бәйрәмгә авыл советы һәм мәктәп укучылыры белән укытучылары да чакырылган иде. Мәдәният йорты директоры "Карга боткасы" бәйрәме турында сөйләде.Балалар төрле уеннар уйнадылар, ботка белән сыйландылар,чәй эчтеләр.