Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 30 апреле, шимбә
Санитар-экология кысаларында Мөслим муниципаль районында 1 апрельдән чисталык икеайлыгы игълан ителгән иде. Мөслим сәнгать мәктәбе эшчеләре мәктәп тирәсен төзекләндерү, Әлмәт юлына кадәр бүлеп бирелгән территорияләрне чистарту, баганаларын агарту буенча ике ай дәвамында өмәләр үткәрделәр. Шуның нәтиҗәсе буларак, 29 апрель көнне Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов катнашында узган бүләкләү тантасында Мөслим сәнгать мәктәбенә палаткага сертификат тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International