Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 30 апреле, шимбә
hәр ел саен сәнгать мәктәбе ата-аналар hәм райондашларыбыз өчен иҗади отчет концерты тәкъдим итә. 29 апрель көнне “Без – Мөслимлеләр” проекты кысаларында үткәрелгән “Могҗизалар илендә” исемле концертыбыз да җыр –моң яратучы тамашачыларыбыз өчен бәйрәм бүләге булды. «Тургай» курайчылар ансамбле, “Шатлык”, “Мөслим кызлары”, “Өмет” вокаль ансамбльләре, пианинода, домрада, гитарада уйнаучылар, тынлы hәм халык уен кораллары ансамбльләре, мәктәп хоры чыгышы «Мөслим бизәкләре», “Хыял”, “Асса”, “Кәләпүш”, “Чулпылар” бию ансамбльләренең дәртле биюләре белән үрелеп барды. Алардан тыш аерым жырчылар, төрле инструментларда ялгыз уйнаучылар чыгышы концерт программасын тагын да ямьләндерде. Бәйрәм азагында Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамиль Муллин концертны оештыруда катнашкан hәрбер кешегә рәхмәт белдереп, бер төркем хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Мәдәният йорты фойесында рәсем сәнгате бүлеге күргәзмә оештырды. Укучыларың hәм укытучыларың искиткеч матур hәм зәвыклы кул эшләренә күпләр сокландылар. Балаларның уңышлары бердәм hәм тәҗрибәле укытучылар коллективының тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International