«Өченче буын» - 2016»

2016 елның 29 апреле, җомга

 Казан (Идел буе)  дәүләт университетының IT-лицеенда «Компьютер Land «Өченче буын» - 2016» республика конкурсы үтте. Конкурста 39 районнан, шул исәптән республиканың зур шәһәрләреннән,  75 вәкил катнашып, барлыгы 11 призлы урын бирелде. Безнең районнан «Россия пенсионерлар союзы» район бүлеге рәисе Гөлшат Закирова җитәкчелегендә барган  педагог-ветераннар делегациясе уңышлы чыгыш ясады. Рәмзия Әхмәтова «Иң яхшы презентация» номинациясендә – беренче, «Microsoft Office PowerPoint 2007 программасында эш” номинациясендә - өченче, Наилә Шәгалиева – «Microsoft Office Word 2007 программасында эш» номинациясендә өченче урын яуладылар. «Өченче буын» университетында өлкәннәрне компьютер грамоталылыгына өйрәтү  буенча укытучы – Регина Шәгалиева. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International