Мөслим районы ГХАТ бүлегендә Гаилә дәресләре

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

        2016 елның 22 апрелендә Мөслим районы ГХАТ бүлегендә Мөслим урта мәктәбенең 8, 9 нчы сыйныф укучылары өчен Гаилә дәресләре үткәрелде.

        Укучыларга ГХАТ бүлегенең бурычлары һәм максатлары, гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре, гаилә традицияләрен саклау хакында сөйләделәр.
        Мондый очрашуларның төп максаты булып яшьләрдә гаилә тормышына уңай һәм җаваплы караш, гаилә кыйммәтләрен дөрес аңлауны формалаштыру,  шулай ук яшь буынның гаилә законнары өлкәсендә хокукый белемен күтәрү тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International