"Хәтерләрдә саклансын" фәнни-гамәли укучылар конференциясе

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

27 апрель көнне  "Мөслим туган як музее" һәм район мәгариф бүлеге белән берлектә, Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алу уңаеннан "Хәтерләрдә саклансын" дип исемләнгән фәнни-гамәли укучылар конференциясе үткәрелде. Район мәктәпләреннән барлыгы 23 укучы чыгыш ясап, 35 укытучы-фронтовикның тормыш юлы, уңышлары белән танштырылды. Конференциягә кунак булып Бөек Ватан сугышы ветераннары Зиннуров Мансур Зиннур улы, Шәрипов Әхсән Әмир уллары чакырылды. Чыгыш ясаучыларга дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International