26 нчы апрель көнне Мөслим авылының Пушкин паркында Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан “Тукай - безнең күңелләрдә” исемле бәйрәм уздырылды. Әлеге чарада Мөслим лицее укучылары “Печән базары” дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтттеләр, Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Бәйрәмдә мәгариф идарәсе начальнигы Р.Т.Демидов, мәгариф идарәсе урынбасары Л.М.Харисова, мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты Н.Ә.Шәймарданова, шагыйрь, А.Алиш, С.Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Халык язучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины, язучы-прозаик һәм драматург Фоат Садриев, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, С.Сөләйманова исемендәге премия иясе, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Роза Хәбибуллина, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Низамова катнашты.