"Тукай оныклары"

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе
Баек авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның  тууына 130 ел тулуга карата "Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрде. Китапханәче 3-5нче сыйныф укучыларын шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, укучылар Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр.  "Актык тамчы яшь"  дип исемләнгән китап күргәзмәсендә Тукайның китаплары урын алды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International