“Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре һәм “Очкын” активистлар хәрәкате "Ветеранга хат" акциясен дәвам итә. Кичә Бөек Ватан сугышы ветераннары Баширов В.Х., Зиннуров М.З., Исламов Х.Ф., Мухамадиев Х.Ш.,Мухаметов Х.Г., Садретдин И., Шарипов А.А. янында булдык. Активистлар уз куллары белән ясаган георгий лентасы һәм рәхмәт сүзләре белән сәлам хаты тапшырдылар. Йомшак, җылы карашларыбызны, ягымлы сүзләребезне бер-беребездән кызганмыйк, ярдәмләшеп, хәл белешеп, аралашып яшик, кеше булып калыйк! Әлеге чара 9 майга тикле дәвам итәчәк.