26 апрель көнне “Мөслим туган як музеенда” Чернобыль фаҗигасен ликвидацияләүдә катнашкан бер төркем ир-егетләр экскурсиядә булдылар. Алар белән "Чернобыль фаҗигасенә 30 ел” дип исемләнгән әңгәмә оештырылды, чернобыльчылар музейга үзләренең истәлекләрен калдырдылар.