Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе
23 апрельдә Казан шәһәренең “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә 16 тапкыр «Созвездие - Йолдызлык - 2016» республика телевизион яшьләр фестиваленең гала-концерты булды. Анда Ольга Нуруллина җитәкчелегендәге «Ас-са» бию ансамбле катнашып, 2 урын алды. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич безнен балаларны котлап, кулларын кысты. Гала-концертта катнашучы һәрбер балага hәм җитәкчеләренә акчалата премия, йолдызчык формасындагы медаль, диплом тапшырылды. Җиңүчеләргә гала-концертта катнашу мөмкинлеге тудырган өчен район хакимиятенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балаларыбызга киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләр телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International