Язгы игелек атнасы

2016 елның 22 апреле, җомга

Безнең һәрберебездә кояш бар. Ул кояш - яхшылык, игелеклелек. Игелеклелек башка кешенең кайгысын, шатлыгын үзеңнеке кебек кабул итә белү. Нәкъ менә шушы сыйфатлар кешене кеше итә.

Кичә Мөслимнең “Мизгел”  яшьләр үзәге белгечләре һәм “Очкын” активистлар хәрәкате «Язгы игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН»  дәвам итү уңаеннан “ Игелекле эшләр көне” акциясен дәвам иттеләр. Шул хөрмәттән “Очкын”хәрәкте активистлары Бөек Ватан сугышы ветераны Шакиров Х.Ш. хәлен белеп кайттылар. Активистлар уз куллары белән ясаган георгий лентасы һәм рәхмәт сүзләре белән сәлам хаты тапшырдылар. Йомшак, җылы карашларыбызны, ягымлы сүзләребезне бер-беребездән кызганмыйк, ярдәмләшеп, хәл белешеп, аралашып яшик, кеше булып калыйк! Әлеге чара 9 майга тикле дәвам итәчәк. Көннең өстәмә хэштеглары - #Доброедело, #Доброеслово.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International