19 нчы апрель көнне Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның Л.Н.Толстой исемендәге фәнни-практик конференциясе узды. Әлеге конференциядә 22 укучы катнашты.
“Фәнни эшләр” номинациясендә I урынга Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Алсу Җәлилова (укытучысы Р.Г.Фәррәхова), II урынга Баек төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Алинә Хаҗиева (укытучысы Г.Х.Ардуганова), III урынга Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гөлгенә Муллакаева (укытучысы Р.З.Гайсина) лаек булдылар. “Фәнни эшләр” номинациясе лауреатлары булып Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары З.Биккинина, А.Карамуллина калдылар (укытучылары Л.М.Хуҗагалиева, В.Ф.Сәрвәрова).
“Сочинение” номинациясе буенча җиүче Баланны төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Алинә Кәшифразова лаек булды. “Тере классика” номинациясендә исә Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Полина Игнатьева, “Яшьләр иҗаты” номинациясендә Эльвина Садыкова җиңүчеләр булдылар (укытучылары О.Н.Макарова).