22 апрельдән “Мөслим туган як музеенда” бөек шагыйребез Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәгә төрле яшьтәге райондашларыбызның 100 дән артык кул эшләре куелды. Эшләнмәләр кызык һәм төрле булулары белән җәлеп итәләр.