Телдән журнал.

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе
Мәлләтамак авылы китапханәсендә якташ шагыйрәбез Шәмсия Җиһангированың иҗатына багышланган телдән журнал үткәрелде. Журнал "Якты моңнар иясе", "Яшәүнең үзеннән көч алам", "Шигырь белән яшим...", "Кояш нуры тамган җырлар", "Яшел гармун" бүлекләренә бүленеп, презентация ярдәмендә ачылды. "Җирсү", "Илаһият" җыентыкларына кергән шигырьләр укылды, "Илаһи моң иясе" исемле җырлар җыентыгы,  "Яшел гармун" повестена аерым тукталып үтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International