Мәктәптән тыш эшләр үзәге яңалыклары

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Казан дәүләт университетының IT-лицеенда бүген «XXI гасыр Кулибиннары” дип исемләнгән яшь уйлап табучыларның IX Республика олимпиадасына буген старт бирелде. Ел саен уздырылучы әлеге чарада Үрәзмәт башлангыч мәктәбе укучысы Газинур Шайгарданов (җитәкчесе Гүзәлия Шайгарданова) һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләүче “Автомоделирование” берләшмәсе әгъзасы Илназ Гәрәев (җитәкчесе Зиннур Вәлиуллин) катнашалар. Кечкенәдән техника “җене кагылган” әлеге балалар бу бәйгедә берничә ел инде Мөслим районы данын яклыйлар. Аларга уңышлар теләп калыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International