Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 19 апреле, сишәмбе
“Татнефть” компаниясенең “Рухият” рухи яңарыш фонды тарафыннан унтугызынчы елын үткәрелүче “Сандугач сайрар илем” фестивалендә нефть төбәгендәге район һәм шәһәрләрдән яшь башкаручылар өч ай дәвамында көч сынашты. 2 апрель көнне Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” мәдәният сараенда узган якты, матур гала-концерт белән “Сандугач сайрар илем” балалар иҗатының XIX юбилей фестивале тәмамланды. Иң яхшылар осталык һәм сәләтлелекнең искиткеч зур бәйрәменә чакырылдылар. Алар арасында хореография номинациясендә I урын яулаган Мөслим сәнгать мәктәбенең Ольга Нуруллина җитәкчелегендәге “Асса” бию ансамбле дә бар иде. Безнекеләр - гала-концертта алыштыргысыз катнашучылар. Алар 17-18 апрель көнне Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткәрелгән гала-концертта да катнаштылар. Ике сәгатьлек зур концертта быелгы елның җиңүчеләре һәм узган елларның танылган лауреатлары чыгыш ясады. Безнең балалар казанлыларны һәм башкала кунакларын үзләренең җитез, ялкынлы биюләре белән сөендерделәр. Фестивальне оештыручылар тагын бер тапкыр бәйрәмдә җылы мохит тудырып, коллективларны транспорт һәм бушлай туклану белән тәэмин иттеләр. Бу көн “Сандугач сайрар илем” фестиваленең яшь җиңүчеләре - “Асса” бию ансамбле балалары өчен чын бүләк булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International