Бүген, 14 апрель көнне, Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе региональ иҗтимагый оешмасының район семинары үтте. Анда Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе региональ иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Ильмира Ильдаровна Сабирзянова, Мөслим муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе урынбасары Ренат Гимадисламович Гарипов, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Римасович Яббаров,”Мизгел” яшьләр үзәге директоры Эльвира Ильфат кызы Гараева, авыл җирлекләреннән делегатлар, Форпост һәм “Яшь гвардиячеләр”, җирле матбугат чаралары вәкилләре катнашты. Танышуга юнәлтелгән тренингтан соң Ильмира Ильдаровна авыл яшьләренә кагылышлы проблемалар һәм аларны чишүгә юнәлтелгән уен оештырды. Берләшмәнең эшчәнлеге белән таныштырды. Чараның икенче өлеше ндә Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе региональ иҗтимагый оешмасының Мөслимдәге бүлеген төзү һәм бүлекнең райондагы Советына рәис сайлау буенча конференция үтте. Әлеге вазыйфага бертавыштан Морзаханова Лилия Фәнис кызы сайланды.