12 нче апрель көнне Казан шәһәрендә “Илһам” Бөтенрәсәйкүләм яшь язучылар конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге иҗади конкурс Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү максатыннан һәм бөек шагыйрьләр Г.Тукайның тууына 130, М.Җәлилнең тууына 110 еллыкларына багышланган иде.
Конкурс өч этапта: 1 нче февральгә кадәр читтән торып, 10 нчы февральдән 11 нче мартка кадәр эксперт, 22 нче марттан 26 нчы мартка кадәр зонада узды. Конкурска Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 14 төбәгеннән барлыгы 2877 эш кабул ителде. Шуларның 2267се - поэзия, 573е - проза, 37 эш драматургия жанрына иде.
Эксперт группасы 300 иң яхшы эшне сайлап алды һәм Чистай, Арча, Яр Чаллы, Әлмәт зоналарында әлеге конкурсантларның үзләре белән берлектә тикшерү уздырды. Әлеге тикшерүдән соң җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Безнең районнан Мөслим гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Илүзә Кашапова “Илһам” Бөтенрәсәйкүләм яшь язучылар бәйгесенең призеры булды (укытучысы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э.В.Тимергалиева).