"Яшь бөреләр" талантлы балалар район фестиваленең өченче сайлап алу туры 12 апрель көнне Тугаш зонасында узды. Биредә 3 -12 яшьлек җыр-бию яратучы, сәнгатьле сөйләүче балалар көч сынашты. Уңышлы чыгыш ясаучылар 18 апрель көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында район сайлап алу турында катнашачаклар. Уңышлар телибез!!!